Нәүрүз- яз бәйрәме
21 март-Нәүрүз бәйрәме.
Төрки халыкларның «Нәүрүз» бәйрәме җирнең, табигатьнең уянуын һәм Көнчыгыш календаре буенча яңа ел килүен символлаштыра. Бәйрәмнең Идел буе татарлары арасында таралуы-Көнчыгыш һәм Урта Азия илләре белән тыгыз сәүдә, мәдәни элемтәләр нәтиҗәсе.
Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Апаз авылы "Гөлчәчәк" балалар бакчасында кызыклы спорт уеннары белән беррәттән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Балалар бәйрәмгә бәйле булган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәмгә ямь өстәп коймак һәм кайнар чәй әзерләнгән иде.