Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Нужно знать, что, где искать! ".

  

22 ноябрь көнне 10.30 сәгатьтә 9-11 сыйныф укучылары өчен китапханә һәм библиография дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга белем алуда сүзлекләр һәм энциклопедияләр нинди роль уйнавын сөйләде. Балалар сүзлек һәм энциклопедиянең нәрсә икәнен, алардан нинди белемнәр алырга, нинди төрләргә һәм нинди нигездә бүленүләренә, шулай ук китап белән дөрес һәм мәдәни яктан эшләргә өйрәнделәр. Укучылар сүзлек язмаларын дөрес эзләргә, кирәкле мәгълүматны күрсәтергә һәм аның белән эшләргә өйрәнделәр. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, "Безнең ярдәмчеләр" китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар үзләрен кызыксындырган китаплар белән таныша һәм сорауларына җавап таба алды.