Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Күңелле шигырьләр остасы"

  Шәүкәт Галиев - балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан "Гөлчәчәк" балалар бакчасында "Күңелле шигырьләр остасы" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга кызыклы булган шигырьләрен кычкырып укып, анализ ясалды.