Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Иң мөһиме күңел белән картаймаска!"

  7 октябрь көнне 10.30 да Апаз мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апаз авыл китапханәсе белән берлектә "Иң мөһиме күңел белән картаймаска" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрелде. Чара концерт номерлары - җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Кунаклар үткәннең күңелле мизгелләрен искә төшерергә, аларны сөйләргә, фикер алышырга мөмкинлек алдылар. Алып баручылар үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Кич түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды. Хөрмәтле кунаклар өчен "Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе күрсәтелде.