Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Укытучыларның бөеклеген данлыйбыз"

  4 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә педагог һәм остаз елы уңаеннан ветеран укытучылар  белән "Укытучыларның бөеклеген данлыйбыз" исеме астында очрашу үткәрелде. Чарада Апаз урта мәктәбендә күп еллар эшләгән, бүгенгесе көндә авылыбызның иң өлкән укытучылары катнашты . Китапханәче аларның хезмәтләрен, казанышларын сөйләде. Укытучылар үзләре дә тормышларының истәлекле мизгелләре турында сөйләделәр, яшь буынга теләкләрен тапшырдылар. 5-9 нчы сыйныф укучылары укытучыларның эше һәм тормышы турында сораулар бирә алдылар.