Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Бер очрашу үзе бер гомер"

  Апаз авылы "Бал бабай" урамында "Бер очрашу үзе бер гомер" исемле очрашу узды. Күп еллар чит җирләрдә яшәүче урамдашлар, авылдашлар кайтты. Бал бабай урамында яшәүчеләр бик зурлап мул табын әзерләде, хәтта учакта коймак пешереп, самовар чәе белән сыйладылар. Очрашу күңелле җырлар, дәртле биюләр, уеннар, яшьлек хатирәләрен, күңел түрендә сакланып калган истәлекләрне яңарту белән үрелеп барды. Кайткан кунаклар бик сөенеп, риза булып, шушындый очрашулар кабатлануын теләп калдылар.