Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”

  Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Алар - үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары, батырлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Абдулла Алиш та бар.
Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 класс укучылары белән әдибнең тормыш юлын, иҗатын искә алып үттек. 
Абдулла Алиш – гомер буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган легендар шәхес.