Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Йөзек салыш"

  7 сентябрьдә 10.30 сәгатьтә Апаз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Йөзек салыш" уен-фест үткәрелде. Китапханәче балаларга татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар халкыбыз өчен традицион булган "Йөзек салыш" уены турында "Татар халык иҗаты" китабы аша таныштылар. Уенның асылы шунда ки, алып баручы йөзекне катнашучыларның берсенең кулына куя, моны берсе дә белергә тиеш түгел. Ахырдан "Кемдә йөзек - сикереп чык" дигән сүз әйтелүгә катнашучы йөзек белән алып баручы янына йөгереп чыгарга тиеш, ә калганнары аны туктатырга тырыша. Әгәр туктатып кала алсалар, йөзек салынган катнашучыга җаза бирелә. Уен игътибарны да, катнашучыларның реакциясен дә арттыра. Балалар мондый уеннарның күңел ачу өчен генә түгел, үсеш өчен дә уйланылганын аңладылар. Элеккедән сакланып килгән уен булуына карамастан балалар бик яратып, актив рәвештә, кызыксынып уйнадылар.