Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Безгә тыныч тормыш кирәк!"

  3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәсе "Безгә тыныч тормыш кирәк!"дигән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче терроризм сүзенең курку һәм коточкыч көч куллану икәнлеген аңлатты. Террористлар-теракт ясаучы кешеләр төркеме. . Хәзерге террористик эшчәнлекнең күп төрләре бар, аларның төп өстенлекләре: сәяси, милләтче, дини җинаятьчел. Укучыларга һәрвакыт уяу булырга,шик уята торган әйберләргә игътибар итәргә һәм кирәкле органнарга яки 112 телефоны буенча вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген исләренә төшерде..