Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Минем Россия триколоры - азатлык һәм мәхәббәт билгесе"

  22 августта 13:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 3-6 класс укучылары белән "Минем Россия триколоры - азатлык һәм мәхәббәт билгесе" дип исемләнгән рәсем сәгате үткәрелде. Балалар РФ флагы, аның тарихы турында кызыклы фактлар белделәр. Укучылар үз рәсемнәрендә Ватанга булган мәхәббәтләрен белдерделәр, һәркайсына үз әһәмиятен биреп, бергәләп Триколорны сурәтләделәр.  Шуннан соң балалар үз флаглары белән фотога төштеләр. Чара үсеп килүче яшь буында патриотик хисләрне ныгытуга, эрудицияне үстерүгә юнәлтелгән.