Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Бизәкләрдә халкым тарихы"

  17 августта 15:00 сәгатьтә 8-11 сыйныф укучылары өчен "Бизәкләрдә халкым тарихы" исеме астында мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чара Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган. Китапханәче укучыларга татар колоритының төрле төрләрен - төрле бизәкләрне, традицияләрне, җырларны һәм биюләрне сөйләп таныштырды. Безнең мәдәнияткә һәм аның тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чараның максаты балаларны үз халкының үзенчәлекләре һәм матурлыгы белән таныштыру. Мәгълүмати-танып белү сәгате үз мәдәниятеңне күп буыннарга саклап калу идеясенә юнәлдерелгән иде.