Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Китапка икенче тормыш бүләк ит!”

  Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Кеше китап укудан ямь табарга, китапны саклап, кадерләп тотарга өйрәнергә тиеш. Шул максаттан башлангыч класс укучылары белән “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” дип исемләнгән чара, иске китапларны ремонтлау оештырылды. Балалар битләрне төзәттеләр, карандаш тамгаларын бозгыч белән бетерделәр, скотч һәм кәгазь ярдәмендә ертылган битләрне ябыштырдылар. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнеп, балалар яңа, файдалы эш белән мавыктылар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар.