Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Чишмә тормыш чыганагы!"

  Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Ә чишмәләр вакыт агышын тоймый да кебек агалар да агалар.  Апаз авыл китапханәсенең актив китап укучылары белән берлектә "Чишмә тормыш чыганагы!" дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрелде. Максаты: табигатькә сакчыл караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.