Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Милли мәдәният саекмас чишмә"

  "Татарстанда "Милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләр елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, китапханәләр арасында "Милли мәдәният саекмас чишмә" исемле районкүләм иҗади бәйге игьлан итте.
2 март көнне Хәсәншәех, Пөшәнгәр, Апаз авыл китапханәләре бәйгене башлап җибәрдек.
Бәйгенең шартлары буенча китапханәчеләр язучының иҗатын ачып бирергә һәм әсәрләрендә язылган милли йолалар, гореф гадәтләрне барлап, авылдашларыбызга  тәкъдим итәргә тиеш.
Апаз авыл җирлегендә урнашкан Хәсәншәех, Пөшәнгәр, Апаз авыл китапханәчеләре  авылдашларны якташ язучыбыз Гөлчәчәк Галиева иҗаты буенча сәяхәткә чакырдык

  Очрашу барышында китапханәнең актив китап укучылары, ветеран укытучылар, тәрбиячеләр, тарих, татар теле укытучылары, авылның имамы әсәр буенча тирән, эчтәлекле чыгыш ясадылар. Килгән тамашачыларга, мәктәп укучыларына әсәрнең асылын, мәгънәсен аңлаттылар, бу әсәрне укуга кызыксыну уяттылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Китапханәчеләр тарафыннан сәхнәләштерелгән күренешләр  "Газзәбану" романы, анда сүрәтләнгән тормышны тулысы белән күзалларга мөмкинлек бирде.