Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Ватанны саклаучылар көне!

  23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм СССРда ук барлыкка килгән, ул вакытта 23 февраль ел саен бөтенхалык бәйрәме буларак билгеләп үтелә.Совет Армиясе һәм Хәрби - Диңгез Флоты көне.         23 февраль – Ватанны саклаучылар көне!                                                                                                          Бүгенге бәхет мәңгегә

Кояштай балкып торсын,

Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!
Әлеге бәйрәм батырлык,  кыюлык көне буларак санала һәм безнең илебезне саклауга үз көчләрен керткән һәм киләчәктә кертәчәк ир-егетләребезгә багышлана. Ихластан котлыйбыз һәм хөрмәт итәбез сезне, Ватан сакчыларыбыз! Шул уңайдан Апаз авыл мәдәният йортында булып узган концерттан мизгелләр.