Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Дембель аккорды"

  Ватанны саклаучылар көне ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр тыныч күккә шатланалар, хәрбиләргә рәхмәт әйтәләр һәм котлыйлар. Малайлар балачактан ук чын ир-ат булырга армиядә хезмәт итеп кенә мөмкин икәнен беләләр. Ә кайткан солдатларга аларның барлык танышлары соклана. Бу мөһим бәйрәм хөрмәтенә 21 февральдә 19:00 сәгатьтә Апазов китапханәсендә киң укучылар даирәсе өчен солдатлар белән "Дембель аккорды"дип аталган очрашу уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, аның мөһимлеге турында сөйләде. Чарада Россия армиясенең төрле өлешләрендә хезмәт иткән солдатлар - безнең һәм күрше авылларда яшәүчеләр катнашты. Алар үз тормышлары, хезмәтләре турында сөйләделәр, тәэсирләре һәм истә калган вакыйгалары белән уртаклаштылар. Алар  яшь буынның кызыксынып сораулар бирүләренә  сөенделәр һәм бик теләп җавап бирделәр.  Кичә музыкаль чыгышлар, шул исәптән гитарада уйнау белән үрелеп барды.