Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде!...."

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан "Гөлчәчәк " Апаз  балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Гомерем минем моңлы бер җыр иде!...." дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы”  шигырьләре укылды. Шулай ук  М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.