Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Мин тормышка гашыйк!"

Фәнис Яруллин иҗаты белән танышу максатыннан Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 класс укучылары белән "Мин тормышка гашыйк!" дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Эчтәлекле шигырьләре белән дә таныштырылды.
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса – үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез – асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса – сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бу юллар бөек язучыбыз Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәреннән .