Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Үз хокукларынны раслый бел "

  Кеше хокуклары-һәр кешенең абруен һәм иреген яклаучы кагыйдәләр. Алар коралга охшаш: куркыныч янаганда яклыйлар;  үзләрен ничек тотарга кирәклеген күрсәтәләр. Кеше хокуклары яшь, җенес, раса яки башка билгеләргә бәйле түгел. Әмма, халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә карамастан, гражданнарның нәрсәгә хокуклары барлыгы турында сораулар һәм шикләр элеккечә тынып тормый. Шуңа күрә 26 гыйнварда Апаз авыл китапханәсе "Үз хоккларыңның расслый беле!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде.". Чара киң даирә укучылары өчен уздырылды. Китапханәче нинди хокук, нинди очракларда ул бозылырга мөмкин һәм аны ничек якларга кирәклеге турында сөйләде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга җентекле җаваплар алдылар. Шәхси танышу өчен "Кеше хокуклары турында китаплар"күргәзмәсе тәкъдим ителде.