Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк"

  10 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсе 2-4 сыйныф укучыларын мәктәп музеена экскурсия ясарга һәм татар халкының көнкүреш әйберләре:  күмер үтүге, савыт — саба — чуен һәм чүлмәкләр, чабата- аяк киеме, самовар, уенчык, кирәк ярак әйберләр  белән танышырга чакырды. Чөнки һәр әйбернең үз тарихы бар, ләкин кешеләр еш кына үз тирәсендәге әйберләрнең килеп чыгышы турында уйламыйлар, ә алардан файдаланалар. Китапханәче шулай ук укучыларга музейның кем һәм кайчан оештырылуы турында сөйләде. музейга  бару үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез йогынты ясый, чөнки үткәннәрдән башка киләчәк юк. Балалар   гомер буена  калачак якты тәэсирләр алдылар