Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Китаплар ярдәм сорый!"

  Китап-кеше хәтере, иптәш, киңәшче, ярдәмче, укытучы. Китапсыз милләт-тарихсыз милләт, һәм тарихын оныткан милләтнең киләчәге киселгән. Кеше китап укудан ләззәт алырга, аларны сакларга һәм кадерләргә өйрәнергә тиеш дип санала. Аларның сыйфаты яхшырак булса, алар озаграк кулланылырга мөмкин. Бу максаттан 12 декабрьдә 13.00 сәгатьтә 3-5 сыйныф укучылары өчен " Китаплар ярдәм сорый!»  акциясе үткәрелде. Китапханәдә иске китапларны ремонтлау оештырылды. Балалар битләрне төзәттеләр, карандаш язмаларын бетерделәр, өзелгән битләрне тасма һәм кәгазь белән беркеттеләр. Китапларны ремонтлап, балалар яңа һәм файдалы шөгыль белән таныштылар. Алар эшкә кызыксыну  белән карадылар. "Китаплар ярдәм сорый!» бу уен да, эшчәнлек тә, китапларны яратырга өйрәтүче файдалы дәрес. Яңартылган китаплар «икенче тормыш» алачак, ә балалар үзләре китаплар дөньясы турында яңа белем һәм якты тәэсирләр алдылар