"Минем Әнием"
Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы Әнкәйләребезгә багышлап 25 ноябрь көнне Апаз мәдәният йортында "Минем Әнием " дип исемләнгән бик матур концерт оештырылды. Концерт матур теләкләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.