Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Илне саклау- һәр егетнең изге бурычы!"

  12 нче ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен ""Илне саклау- һәр  егетнең  изге бурычы!" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче Бөек Ватаныбыз – Россиябезнең ил халкының мәнфәгатьләрен  һәрвакыт яклауда булуы  турында сөйләде. Бүген Россия армиясе туган җирләрендә  сугыш  кичергән халыклар иреге өчен көрәшә, Донбасс, Луганск, Мариуполь һәм бөтен Украина халкына иртәгесе көнгә куркынычсызлык һәм ышаныч табарга булыша. Рус солдаты һәрвакыт батырлык һәм ныклык, бурыч һәм намус үрнәге булды һәм булып кала , яшь буын өчен үрнәк. Бу батырлык дәресе Донбасста махсус хәрби операция барышында безнең хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгына багышланды. Алар арасында үз тормышларын куркыныч астына куеп, тыныч күкне саклаучы авылдашларыбыз да бар. "Ватаныбыз тугры уллары"дип аталган газета-журналлардан мәкаләләр күргәзмәсе булды. Чара Украинада һәлак булган Россия хәрбиләре истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.