Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Без бердәм, тату халык!"

  4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең  тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Шул уңайдан "Гөлчәчәк "балалар бакчасында "Без бердәм,  тату  халык " дип исемләнгән мәгьлүмат сәгате үткәрелде.  Балалар белән  төрле милләт халыклары белән дус-тату яшәргә,  хәр милләтнең гореф-гадәтләрен, милли йолаларын  ихтирам итәргә кирәклеген аңлату үткәрелде.