Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Өлкәннәрнең белик кадерен "

  1-10 октябрь кысаларында өлкәннәр декадасы бара. Шул уңайдан Апаз авыл мәдәният йорты белән берлектә авылыбыз өлкәннәренә "Өлкәннәрнең белик кадерен " дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмебезне Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович үзенең матур теләкләре белән башлап җибәрде. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, хезмәткә киткән егетләребез исән- сау әйләнеп кайтсыннар иде дип догалар кылынды. Бәйрәмебез чәй өстәле артында моңлы җырлар, матур шигырьләр,  изге теләкләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребез рәхмәт сүзләрен җиткереп,  тагын шушындый матур очрашулар  насыйп булсын дип таралыштылар.