Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кабатланмас шәхес "

  15 сентябрьдә актер, драматург, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тула.  Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Аккүл (элек Таракан) авылында крестьян гаиләсендә туа.  Кәрим Тинчурин купкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул - актер, режиссер, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да, ул “Мәрҗәннәр” романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат.