"Террорчылык - җәмгыятькә куркыныч"
3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәсе Апаз авылы мәдәният йорты белән берлектә "Террорчылык - җәмгыятькә куркыныч"дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче терроризм сүзенең курку һәм коточкыч көч куллану икәнлеген аңлатты. Террористлар-теракт ясаучы кешеләр төркеме. Алар безне куркытырга теләгән бик рәхимсез кешеләр. Хәзерге террористик эшчәнлекнең күп төрләре бар, аларның төп өстенлекләре: сәяси, милләтче, дини җинаятьчел. Шулай ук терроризмга каршы көрәштәге бурычларны аңлатты. Һәрвакыт уяу булырга,шик уята торган әйберләргә игътибар итәргә һәм кирәкле органнарга яки 112 телефоны буенча вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты . Чара ахырында укучылар белән бергә плакатлар белән фотога төштеләр.