Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Без бердәм ,тату халык!"

  13 август көнне 11.00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә эмигрантлар гаиләсе белән "Без - бердәм, тату халык" дип исемләнгән очрашу узды . Бу чарада Апаз авыл китапханәсе укучылары һәм Давитахуновлар гаиләсе катнашты. Китапханәче Апаз авылы тарихы, халыкның нәрсә белән шөгыльләнүләре, милли аш-су, авыл халкының кием-салымнары турында сөйләде. Әңгәмәне дәвам итеп, китапханәче кунакларга кыргыз халкының мәдәнияте, кыргыз авылында яшәүчеләрнең тормышы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, табигать турында сораулар бирде. Катнашучылар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, ә Кыргызстан кунаклары - кыргыз телендә. Очрашу ахырында милли кием элементлары белән гомуми фотосессия булды.