Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Авылымның истәлекле урыннары!"

  18 июнь көнне сәгать 10да Апаз урта мәктәбенең "Тургай" балалар лагерына йөрүче балалар белән табигатькә экскурсия үткәрелде. Укучылар авылның төрле истәлекле урыннары : чишмә, кое, плотина,мәчет белән таныштылар. Китапханәче әлеге урыннарның килеп чыгышы һәм әһәмияте турында сөйләде. Экскурсиянең максаты-балаларга мөһим урыннар турында белергә генә түгел, ә алар турында кайгыртырга да кирәклеген аңлату. Сәяхәт вакытында балалар табигать турында китаплар белән таныштылар һәм бик күп яңалыклар белделәр.