Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар милли бәйрәме -Сабантуй!"

  Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу...Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Апаз авылында бик күркәм рәвештә Сабантуй бәйрәме үтеп китте. Кыр батырларын, алдынгы хезмәткәрләрне, хезмәт ветераннарын, озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләп ,истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәртәбәле кунаклар да кайтты, үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Җыр - бию, матур шигырьләре белән, спорт уеннары,  данлыклы көрәше белән истә калырлык бәйрәм булды.