Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

" Сабантуйга сөлге җыю!"

 Сабантуйга сөлге, бүләкләр  җыю борынгыдан килгән күркәм гадәт. Яшь киленнәр сабантуй батырына сөлге  чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынган. Шул йоланы Апаз авылында ел да кабатлыйбыз. Авыл халкы бик матур бүләкләр, йомырка тапшыра, балаларны конфет белән сыйлый.Гармунда уйнап, җырлап, биеп күңелле бәйрәм буларак кабул ителә.