Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Күңелле балачак "

 1 июнь-" Балаларны яклау көне ". Безнең киләчәгебез, яшәвебезнең мәгънәсе булган балалар бәйрәме. Шул уңайдан "Гөлчәчәк " балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Күңелле балачак" дип исемләнгән күңелле спорт уеннары уйнадык.  Кем җитез, кем тапкыр, кем оста икәнлеген сынадык.  Балалар бик теләп уеннарга катнаштылар, биргән сорауларга бик төгәл җавап бирделәр. Балалар  исән-сау булып, шушы бөтен уңайлыклары да булган бакчага йөрсеннәр иде дигән теләктә калабыз.