Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Цифрлаштыру - безнең киләчәк"

    26 май көнне 13.00 сәгатьтә Апаз урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән китапханәдә 2022 ел кысаларында "Экран һәм агарту"темасына цифрлаштыру елы кысаларында блогер Илназ Нуриев белән очрашу үткәрелде. Китапханәче укучылар һәм кунак арасында әңгәмә оештырды. Блогер аңлатканча, ул блогерлык юнәлешен ничек сайлаган, ул нинди җиһазлар белән файдалана, нинди максат һәм ул нигә ирешкән инде. Илназ Нуриев балаларга стиль һәм юнәлеш сайлауда ярдәм итте, видеомонтаж нигезләрен аңлатты, аккаунт алып бару буенча мастер-класс үткәрде. Кунак шулай ук үз җиһазларын алып килде һәм ничек файдаланырга кирәклеген аңлатты. Без аның иҗатын төрле социаль челтәрләрдә бергәләп карадык һәм бәяләдек. Шулай ук "Цифрлаштыру - безнең киләчәк" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.