"Сугыш ачысын күргән халык - дөнья ямен аңлар халык!"
"Сугыш ачысын күргән халык - дөнья ямен аңлар халык!" дигән исем астында Апаз мәктәп укучылары белән Тыл ветераннары белән очрашу үткәрдек. Укучылар үзләренең шигырьләрен, күңел түрендәге уй-теләкләрен җиткерделәр. Үз чиратыбызда ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрне җиткердек. Ветераннарыбыз бик сөенеп балаларга: "Дөньяларыбыз тыныч булсын иде, без күргән хәсрәтләрне сезгә күрергә язмасын!"- дигән теләктә калдылар.