Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Мин бит авыл баласы!"

   Апаз авыл мәдәният йорты белән берлектә Апаз мәктәбе укучыларын чакырып "Мин бит авыл баласы "  исеме астында очрашу үткәрдек. Очрашуның максаты: Яшьләрне       авылда   калырга кызыксындыру иде.      Очрашуның  кунагы Арча район советы депутаты,  Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,  тәҗрибәле җитәкче, укытучы Мансур Готов улы Әхмәтов.  Очрашу барышында Мансур Готов  улының тормышы, хезмәте,  башкарган эшләре, ирешкән дәрәҗәләре белән таныштык. Авылыбыз үсешенә  зур өлеш керткәне өчен Мансур Готов  улына рәхмәт сүзләре җиткереп,  озын гомер теләдек. Килгән кунаклар да үзләренең җылы теләкләрен җиткерде. Концерт номерлары  белән үрелеп, бик эчтәлекле очрашу булды.