"Авыл мәдәни мирас сандыгы!"
22 апрель көнне Арча үзәкләштерелгән китапханә тарафыннан оештырылган "Авыл мәдәни мирас сандыгы!" дип исемләнгән иҗади эзләнү бәйгесе уздырылды. Иҗади эзләнү бәйгесенең максаты: авылыбыздагы тарихи биналарның үткәнен барлап, онытылып барган милли уеннарны, милли ашларны, бишек җырларын искә төшерү, авылыбыз һөнәрчеләрен барлаудан гыйбәрәт. Апаз авылы хакында: данлыклы Апаз базарының тарихы барланды, милли ризык буларак "Йомырка (керәшен) тәбәсе рецепты искә төшерелде, һөнәрчеләрдән балта остасы Гиззатов Хәмзә абый турында язылды.