Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кешеләр өчен эшләү-катлаулы миссия"

   21 апрель көнне 10.30 сәгатьтә Апаз мәктәбендә бишенче-алтынчы сыйныф укучылары өчен "Кешеләр өчен эшләү-катлаулы миссия" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үтте, анда китапханәче балаларга җирле үзидарәнең нәрсә икәнлеген аңлатты. Укучылар җирле үзидарәнең халык тарафыннан үз хакимиятен гамәлгә ашырылуы турында белделәр, ул җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне, халык мәнфәгатьләреннән чыгып, мөстәкыйль хәл итүне тәэмин итә. Җирле үзидарә органнары муниципаль милек белән мөстәкыйль идарә итәләр, авыл халкына яңа законнар турында хәбәр итәләр, аларга субсидияләр белән ярдәм итәләр, җирле бюджетны раслыйлар һәм үтиләр, салымнар җыярга булышалар, авылда тормыш сыйфатын яхшырталар - юллар салалар, чишмәләрне чистарталар, биналарны ремонтлыйлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауны һәм башка бик күп нәрсәләр эшлиләр. Укучыларга шулай ук җирле үзидарә турында презентация дә күрсәтелде.. Балалар моның авыр хезмәт икәнлеген аңларга тиеш , чөнки кешеләр белән эшләү - катлаулы миссия, чөнки һәр кешегә аерым якын килү кирәк.