"Өлкәннәрне хөрмәтлик!"
“Язгы игелек атнасы “ атналыгы кысаларында Апаз авылы китапханәчесе өлкән буын китап укучыларның өйләренә барып вакытлы матбугат белән таныштырдым, алып килгән китапларны тәгъдим иттем , хәлләрен белештем. Өлкәннәр белән аралашканнан соң һәр мизгелнең кадерен тоеп , һәр көнне шатланып каршы алырга кирәк икәнлегенә кабат инандым. Олыларга исәнлек-саулык теләп саубуллаштым. Алар кабат , кабат рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.