Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Балалар китабы- сихри бер дөнья!"

 2 апрель- балалар китабы көне. Китап  – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап  – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Балалар өчен "Балалар китабы серле бер дөнья" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга Л.Шаех, А.Алиш, Ф.Яруллин, М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Әндерсен, М.Пришвин һ.б. кебек язучыларның китапларын уку мөмкинлеге бирелде.

Шулай ук мәгълүмати сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны төрле балалар китаплары белән таныштырды, аерым игътибар Г.Х.Андерсенга бирелде, чөнки аңа багышлап Балалар китабы көне оештырылды.
Балаларга мондый китапларның серләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләнде , укучыларга укырга, китапны бәяләргә кирәклеген, тормышта уку һәм эшли белүнең һәрвакыт янәшә булуы аңлатылды.