Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс!"

 Матурлыкны күрә белү, үз кулларың белән эшләргә өйрәнергә теләк белдерү, үзара аралашу, үткәнне барлау, киләчәккә якты караш уяту, онытылып барган кул эшләрен искә алу максатыннан Апаз мәдәният йорты белән берлектә мастер класс уздырдык. Элек-электән әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз кул эшләре эшләргә яратканнар, кәсеп буларак та кулланганнар. Бүгенгесе көндә яңа төрле бәйләү алымнары кулланып, берсеннән-берсе матур бизәкләр белән бәйләүче авылдашыбыз Закирова Фирдилә безгә мастер класс күрсәтте. Татар халкында "Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс!" дигән әйтем бар, кулы эш белгән кеше, һәрвакыт үзенә шөгыльтабачак. Фирдиләнең осталыгына сокланып, кызыксынып карап, бәйләргә өйрәнергә тырыштык. Фирдиләгә исәнлек, тазалык, балаларының игелеген күрергә язсын дигән теләктә калабыз.  Килгән кунаклар китапханәдә, Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.