Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Авылымда Нәүрүз!"

  Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән  милли бәйрәмнәре.  Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  авылыбызда  Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек.  Мәктәп укучылары, яшьләр, өлкән буын бу бәйрәмне бик җылы кабул итте. Бәйрәм күмәк уеннар, матур җырлар, эчтәлекле  шигырьләр, матур котлау сүзләре белән үрелеп барды. Кайнар чәй белән коймак бәйрәмгә җылы рух өстәде. Бәйрәм мөбәрәк булсын.