Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Язлар матур сезнең белән!"

 8 март хатын– кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Гадәттәгечә, бу матур бәйрәм уңаеннан  гүзәл затларыбыз, әниләребез, апаларыбыз  өчен бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, эчтәлекле шигырьләр, матур котлау сүзләре белән үрелеп, чын бәйрәм концерты булып узды.