Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Дин белән янәшә!"

 3 март көнне Апаз авыл китапханәсендә эшләп килүче "Ак калфак" клубы белән берлектә "Дин белән янәшә" дип аталган чара үткәрелде. Авылыбыз абыстае Хәтифә апай килгән кунакларга Дин төшенчәсенә аңлатмалар бирде. Якынлашып килүче Рамазан аена, кадер кичәсенә багышланган вәгазьләр укыды. Рамазан аенда укыла торган тәрәвих намазына килергә чакырды. Килгән китап укучылар китапханәдә булган дини китаплар белән таныштырылды.  Бик эчтәлекле чара булды.