Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Рөстәм Миннехановка 65 яшь

 1 март Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның туган көне.Рөстәм  Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.1998 елдан 2010 елга кадәр ТР премьер-министры вазыйфасын башкара. 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Президенты итеп сайлана. Президент буларак үз эшенең  остасы икәнен хезмәте белән танытты. Республика икътисади һәм социаль өлкәләрдә алдынгылардан санала. Күп кенә проблемаларны  үз көче белән хәл итүе  аңа эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендәге вәзгыятьне тиз бәяләргә һәм иң катлаулы ,үзенчәлекле проблемалар өчен дә оптималь чишелеш табарга мөмкинлек бирә.