Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Хокукый тәрбия!"

 Киң катлам китап укучылар белән "Хокукый тәрбия" мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрелде. Максат:"хокук", "бурыч", "закон" төшенчәләре белән таныштыру, законны тиешле дәрәҗәдә үтәп яшәү кирәклеген аңлату.

1948 елда -Кеше хокуклары турында декларация катул ителә. Закон - кешенең җәмгыяттә үз-үзен тоту кагыйдәләре язылган документ. Законнар ТР Дәүләт Советында, РФ Дәүләт Думасында языла,карала,тикшерелә.Аннары президентлар тарафыннан раслана.  Закон ике өлештән тора:хокуклар һәм бурычлар.-Нәрсә соң ул кеше хокуклары?- Кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар.Һәрбер кешенең яшәргә,ирекле,бәхетле булырга хокукы бар.  - Нәрсә соң ул бурычлар?-кеше тарафыннан ул үзе һәм башкалар тыныч – имин яшәсеннәр,эшләсеннәр өчен башкарылырга тиешле эшләр.    Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы, сүз иреге бар.