Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Бел ,балам,син рус телен, тик онытма үз телең!"

 Туган тел көне уңаеннан Апаз авылы "Гөлчәчәк" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Бел ,балам,син рус телен, тик онытма үз телең!" дип аталган әдәби сәгать үткәрдек. Үз телебезне сакларга, онытмаска кирәклеген аңлаттык. Татар телендә күп кенә матур әкиятләр, мультиклар ясыйлар, күбрәк татар каналларын карап , үз телебезне ныгытырга кирәклеген аңлаттык. Викторина оештырып татар мәкальләре белән таныштырдык. Татар теленең безгә бик мөһим икәнлеген, телне саклау безгә әби- бабайлардан калган бурыч икәнлеген төшендердек. Инстаграм челтәрендә чарадан  берничә фото куелды.