Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Илемне һәм сине сөюемне, каным белән җиргә язармын!"

Бүген халкыбызның каһарман шагыйре -Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәсе 5-6 класс укучылары белән халкыбызның ватанпәрвәр шагыйре иҗатын искә алу көнен оештырды. Муса Җәлил азатлык, илгә чиксез мәхәббәте турында язган. Аның шигырьләрен олысы да ,кечесе дә күңел биреп,ихтирам белән укыйлар. "Илемне һәм сине сөюемне, каным белән җиргә язармын!" дигән "Кичер илем " шигырен чираттан сәнгатьле итеп укып чыктылар. Муса Җәлилнең тормыш юлын , иҗатын искә алганда М.Җәлил "Моабит дәфтәрләре", "Поэтика","Кызыл ромашка" китапларына таянылды.