Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Әфганчы белән очрашу.

15 нче февраль - Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. 

Ибраһимов Сәйфетдин 1961 елның 6 ноябрендә дөньяга килә. 1982 елның 19 октябрендә Армия сафына алына, Ерак Көнчыгыш та чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1983 елның 13 маенда Әфганстан сугышына кертелә. Күп санда сугышчан операцияләр ясап 1984 елның 20 декабрендә сугыштан чыгарыла. Туган авылына 1985 елның 3 январендә кайта. Совхозга эшкә урнаша . Тормыш җилләре Себергә дә илтеп урнаштыра, кире дә алып кайта. Бүгенгесе көндә туган авылында "Ватан" агрофирмасында эшли.  Сәйфетдин абыйдан сугышта күргәннәре турында сораштырсаң:"Зинһар сорый гына күрмәгез, алар онытылмаслык булып күңелгә сеңделәр" дип җавап бирә. Чыннан да алар бит бу тормышны үзләре сайламаган. Ләкин Дәүләт тарафыннан куелган бурычны тиешле дәрәҗәдә башкарганнар.    Сугыш афәтен күрергә язмасын , дөнья тыныч булсын иде дип, башкарган батырлыгы өчен Сәйфетдин абыйга зур рәхмәт әйтеп ,балалар кулы белән ясалган чәчәкләр, күчтәнәч тапшырып кайттык.