Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Әфганстан -йөрәк ярасы!"

Әфган сугышы... 15 нче  февраль -Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеле. Әфган сугышы беткәнгә 33 ел.1979 елның 27 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр Совет гаскәрләре зур көрәш алып бара. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә, бик күп солдат яраланып туган якларына кайта. 1989 елның 15 феврале көнне Совет гаскәренең соңгы солдатлары Әфган териториясеннән чыгарыла. Шушы батырларыбызны искә алып Апаз балалар бакчасында "Әфганстан - йөрәк ярасы" дигән искә алу сәгате үткәрдек.