"Тел милләт сакчысы!"
Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 класс укучылары белән “Тел милләт сакчысы!” дигән информация сәгате үткәрелде. Чарада төп мәсәлә булып балаларга телнең мөһимлеген, аны сакларга кирәклеген аңлату.
Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, тарихын, күңел байлыгын гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә. Телебезне саклаганда гына без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап кала алабыз. Баланы бишектә чакта ук татар җыры, татар телендә шигырьләр белән үстерәбез.Максатыбыз татар мәктәпләрен, гимназияләренбетермичә, саклап калу.мәктәЭлек-электән безнең әби-бабаларыбыз да татар телен саклап, аның өчен көрәшеп яшәгән.Безнең изге бурычыбыз булып тора: киләсе буыннарга шушы эчтәлекле, матур телебезне бозмыйча, саф татарча җиткерү.
Татар телендә күп кенә чаралар, конкурслар үткәрәләр, татарча кинолар төшерәләр, күп кенә язучыларыбызның яңадан-яңа китаплары дөнья күрә. Безнең чарада “Иң матур сүз”, Сафиуллина Ф.С. “Тел гыйлеменә кереш”, Абдуллина Р.С. “Сөйләм культурасы”, “Татар халык сөйләшләре” дигән китапларга нигезләндек.